Махачкалада һөҗүмнән соң янгын чыккан. Склад хезмәткәрләре вакытында эвакуацияләнгән. Шуңа да карамастан, берничә кешегә зыян килгән.
Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Гомерләренә куркыныч янамый. “Склад эше туктатылды, логистика маршрутлары үзгәртелә”, – дип хәбәр ителгән маркетплейсның матбугат хезмәтеннән. Краснодар складында да янгын чыккан. Бәхеткә, хезмәткәрләренә зыян килмәгән. Шулай ук Украина кораллы көчләре Адыгейск һәм Невиномысск шәһәрләре маркетплейслары складларына һөҗүм итмәкче булган. Ләкин ниятләре барып чыкмаган: товарлар да, хезмәткәрләр дә исән-имин калган. Складлар ябылган. Хәзерге вакытта оператив хезмәтләр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез