“Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге барлык вазыйфаларга яшь буенча чикләүләр гамәлдә булып килә: бары тик 18 дән 45 яшькә кадәр генә алабыз.
Дрон операторларыннан тыш, машина йөртүчеләр, пешекчеләр һәм техниклар кирәк. Алар өчен контракт та гадәтиеннән аерыла. Контрактны автомат рәвештә озайтырга ярамый, ә инде срогы тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр вазыйфасыннан китә ала. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Хәрби хезмәтен төгәлләүче хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия булып, тиешле барлык ташламаларны, түләүләрне алачак”, - дип сөйләде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр.
Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – бөтенәй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә. Моннан тыш, бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез