Документта мондый техниканы мотомәктәп тәмамлау хакында белешмәгә ия булучыларга гына сатуны рөхсәт итү каралган. Думаның Яшьләр сәясәте комитеты башлыгы Артем Метелев әйтүенчә, закон проекты питбайкта зур юлларга чыгуны да тыя. Бары тик Спорт министрлыгы билгеләгән урыннарда гына аңа утырып йөрү рөхсәт ителергә мөмкин. Моннан тыш документта балигъ булмаганнарга бензин һәм дизель ягулыгы сатуны тыю каралган. Билгеле булганча, Татарстанда иминлекне арттыру ниятеннән 16 яше тулмаган үсмерләргә бензин сатуны быел җәй үк тыйдылар. Штраф күләме 150 мең сумга җитәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез