Питрәч районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов журналистлар белән очрашкач, Кулай авыл җирлегенең генераль планын 2021 елның февралендә эшләп төгәлләгәннәрен әйтте. Җирлеккә кергән барлык авылларда да 29 мартка кадәр тыңлаулар узган.
– Барлык материаллар да сайтларда урнаштырылды. 1 апрельдә район сессиясендә әлеге генераль план расланды. Һәм Росреестрга үзгәрешләр кертү эше башланды. Әлеге генераль планда 2040 елга кадәр тормышка ашырылачак эшләр дә күрсәтелгән иде. Шул исәптән, кош фабрикасы да, – диде Рамил Шәйхетдинов.
Аның сүзләренчә, моңа кадәр халыктан бер моң-зар да кермәгән. Кешеләр фабриканы төзи башлагач кына ризасызлыкларын белдергән.
– Очрашуларда һәр авылдан унбишләп кеше катнашты. Ул вакытта генераль план турында сөйләшкәндә беркем бер нәрсә турында әйтмәде. Күрәсең, кешеләр документлар белән кызыксына белми әле, күзгә күренә башлагач кына аңлау килә, - диде җитәкче.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез