Ураза аенда бу чара ифтар форматында уздырылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Батырларча һәлак булган солдатларның әниләрен, тол хатыннарын һәм балаларын Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләгән. Ул вәгазь сөйләде һәм катнашучыларга теләктәшлек сүзләрен җиткергән. Чарада 50 кеше катнашкан. Авыз ачу мәҗлесе тәмамланганнан соң барлык катнашучылар махсус операция зонасындагы хәрбиләр, һәлак булган егетләр һәм Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылган.
Питрәч мөхтәсибәте киләчәктә дә мондый очрашулар уздыруын дәвам итәргә ниятли, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез