Плотина җимерелү сәбәпле, Яңа Каховка шәһәрен су баскан (ВИДЕО)

Каховка ГЭСы җимерелүе сәбәпле су күтәрелгәннән соң Яңа Каховка шәһәрен су баскан. Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Леонтьев белдергән.

“Бездә мәшхәр, шәһәрне су басты”, – дигән Леонтьев “Россия 1” телеканалы эфиры аша. Шуннан соң ул шәһәр хакимияте бинасы тәрәзәсеннән су басу мәшхәрен күрсәткән. Яңа Каховканы су басу күренешләре сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә дә пәйда булган.

Бүген иртән Яңа Каховка мэры Украина кораллы көчләренең Каховка гидроэлектростанциясен шартлатуын раслаган. Херсон өлкәсендә ГЭС плотинасы җимерелгән. Хәзер территорияне су баскан. Шәһәрдә округ башлыгы боерыгы нигезендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре