Быелгы чараның темасы: «Яшьләрнең электораль активлыгын арттыру буенча проектларның тормышка ашырылуы».
Биредә Татарстанның сайлау системасындагы иң яхшы яшьләр проектлары билгеләнәчәк.
Форумда Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыров, Дәүләт Советы депутатлары Марат Барыев һәм Евгений Султанов, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең моңа кадәр гамәлгә куелган яшьләр проектларының нәтиҗәләре дә бигеләнәчәк.
ТР Үзәк Сайлау комиссиясе белән Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Үзәк Сайлау комиссиясенең Яшьләр советы белән Татарстанның Студентлар лигасы арасында килешүләр дә имзаланыр дип көтелә.
«Студентлар конференциясе – үзеңне, проектыңны күрсәтү мөмкинлеге. Үз идеяңне күрсәтеп сайлау комиссияләре системасына файда китерү. Узган елгы инициативаларның барысы да тормышка ашырылды. Быелгы проектларны да тормышка ашырырбыз дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, моңа ярдәм итәргә әзер», – дип белдерде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез