Читада "Черновская" станциясендә поезд юлны йөгереп узган яшүсмерне бәрдергән. Әлеге хәл 7 майда була, бу хакта "Чита.Ру" хәбәр итә.
"Тикшерүчеләр һәлак булучының шәхесен ачыклаган, ул 2003 елда туган Черновский кешесе . 25 майда аңа 18 яшь туларга тиеш иде", - дип аңлаттылар Россия Эчке эшләр министрлыгының Байкал арты төбәк линия идарәсе матбугат хезмәтендә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, малай якынлашып килүче состав алдында юлны йөгереп узарга тырышкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез