Волгоград өлкәсендә пассажир поезды үзбушаткыч белән бәрелешкәннән соң 16 кеше, шул исәптән бер бала һәм 2 проводник хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” “Россия тимер юллары” мәгълүматларына таянып яза. Компания хәбәренә караганда, 140лап кеше бәрелгән яки имгәнгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, авария вакытында поездда барлыгы 803 пассажир булган.
Фаҗига бүген Волгоград өлкәсенең “Гремячая” – “Котельниково” станциясе аралыгында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, КамАЗ машинасы тимер юл аша чыкканда “Казан-Адлер” 491 нче пассажир поезды белән бәрелешкән. Шул сәбәпле поезд вагоннары рельстан килеп төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 20 вагонның 9ы һәм электровоз тимер юлдан кырыйга төшкән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, КамАЗ йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, юл кичүенә (сигнализациясе дөрес эшләгән) якынлашып килүче поезд алдыннан килеп чыккан. Машинист тормозга баскан, әмма бик аз гына ара калганлыктан, машинага килеп бәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез