Газетага язылу

Поликлиникада онлайн-табиб вазыйфасын кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары (Дума Рәисе урынбасары Владислав Даванковны кертеп) сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога поликлиникаларда онлайн-терапевт вазыйфасын кертү тәкъдиме белән хат җибәргән. Авторлар фикеренчә, участок табибларының эшен җиңеләйтеп, медицина ярдәме алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк бу.

Пациентларны борчыган күп кенә мәсьәләләрне читтән торып та хәл итәргә мөмкин. Әйтик, җиңел генә суык тидерүләр вакытында табиб белән киңәшләшүне, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен озайту, белешмәләр һәм юлламалар рәсмиләштерүне. Моннан тыш онлайн-консультация алу өчен сырхауларга эшеннән сорап китәргә дә кирәк булмаячак.

«Һәрбер дәүләт һәм муниципаль поликлиникада «онлайн-терапевт» вазыйфасы штатын кертүне максатка ярашлы булыр дип саныйбыз», – диелгән депутатларның хатында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре