Политолог Александр Асафов сайлаучыларның күплегенә тәэсир итә торган сәбәпләрне санады

Республикада сайлаучыларның активлыгы зур. 

Сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, сәясәт белгече Александр Асафов Татарстандагы сайлауга шундый бәя бирде.

Билгеле булганча, Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлау бара. Сайлау участогында 16 мең күзәтүче эшли - кандидатлардан 4 084, сәяси партияләрдән 10 620 һәм Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 2 750.

- 16 мең әзерлекле күзәтүче эшли, видеокүзәтү дә бар, гомумән, Татарстанда кулланыла торган күп кенә ысулларны башка төбәкләргә дә тәҗрибә буларак үрнәк итәргә мөмкин,- диде политолог.

Белгеч Татарстандагы сайлауларда сайлаучыларның күп килүенә йогынты ясый торган сәбәпләрне дә билгеләп үтте. Бер көнлек тавыш бирүгә карамастан, тавыш бирүчеләр күрсәткеченә яхшы һава торышы һәм сайлау көнендә уздырыла торган төрле чаралар да уңай тәэсир итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре