Политолог Асафов: «Сайлауларда иҗтимагый күзәтү – иң мөһим ышаныч факторы»

Сайлауларда иҗтимагый күзәтү сайлаучылар ышанычының мөһим факторы булып тора. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасының закон проектларын иҗтимагый экспертизалау комиссиясе рәисе урынбасары, политолог Александр Асафов әйтте.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруында катнашучылар, әгәр сайлауларда иҗтимагый күзәтү булса, сайлаулар гадел үтә, диләр. Ә гаделлек – кешеләр күзлегеннән легитимлыкның иң мөһим өлеше», - диде эксперт «Сайлау ноктасы. Татарстан-2025 сайлаулары: ышаныч һәм легитимлык» подкастын яздыру вакытында.

Асафов билгеләп үткәнчә, 2024 елда, эшләре күп булуга да карамастан,  йөз меңләгән россияле иҗтимагый күзәтүче булды.

«Иҗтимагый күзәтү – мөһим миссия, көнеңне шул эшкә багышларга, участокта булырга, укырга, законнарны, барлык процедураларны өйрәнергә кирәк. Шуңа да карамастан 2024 елда, «президент» кампаниясендә йөз меңләгән кеше иҗтимагый күзәтүгә кушылды. Күзәтү, аеруча видеокүзәтү – ышанычның иң мөһим факторы», – дип йомгаклады эксперт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Голосование Миңнеханов сайлау2025 выборы2025 выборы единый день сайлау Рөстәм Миңнеханов сайлау сайлау2025 Минниханов

Көн хәбәре