Политолог мобилизациянең икенче дулкынына бәйле фикерен әйткән

Кышын мобилизациянең икенче дулкыны булмачак, чөнки фронтта кешеләр саны җитә. Махсус операция зонасында халык күче түгел, ә заманча армия кирәк, дип язган политолог Сергей Марков үз телеграм-каналында. Бу хакта “URA.RU” агентлыгы яза.

- Кышын бернинди дә мобилизация булмаячак. Аны уздыруның бернинди дә мәгънәсе юк, чөнки фронтта кулларына Калашников автоматы тоткан халык күче түгел, ә заманча кораллы заманча армия кирәк, - дигән Марков.

Ул мондый нәтиҗәне Россия Президенты Владимир Путинның сүзләреннән чыгып ясавын да белдергән. Әлеге вакытта фронтта 2022 елның көзендә мобилизацияләнгәннәрнең яртысы гына дошманга каршы көрәшә. Ә калган 150 меңе хәрби полигоннарда өйрәнүләр уза. Россиядә барлыгы 300 мең кеше мобилизацияләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре