Үткән атнаның планетакүләм вакыйгалары мантыйкка ярашлы килеп чыкты: кара көчләр киеренкелекне арттыру өчен барысын да эшләде. Кытай – Һиндстан чиге буенда хәл кискенләште. Ике ил арасындагы бәхәсле җирләрдә алдагы атналарда ук бәрелешләр булып узган, корбаннар барлыкка килгән иде. Кытай хәзер ул төбәккә үз гаскәрләрен урнаштыра, Һиндстан хәрби җитәкчелеге солдатларына дошманга каршы ут ачарга рөхсәт бирде. Әлегә каршы яклар бер-берсенең нервларында уйнау белән канәгатьләнәләр.
Җомга көнне «Нью-Йорк Таймс» газетасы Россия разведкасы Әфганстанда «Талибан»га Америка хәрбиләрен үтерү өчен акчалата ярдәм күрсәткән дигән җәнҗаллы язма бастырды. Имештер, Трамп бу хакта белгән, әмма Мәскәүгә каршы берни дә кылмаган. Президент сайлауда Трампның төп көндәше булачак Байден бу мәгълүматны Трампка каршы файдаланырга тырышты, ләкин рәсми Вашингтон да, «Талибан» җитәкчелеге дә, билгеле инде, Кремль дә бу хәбәрне ялган дип бәяләде һәм барысы да аны таратучыларга нәфрәтен белдерде. Янкилар «Талибан»ны Әфганстандагы төп сәяси көч дип таныйлар һәм, аның белән килешүгә нигезләнеп, ашыгыч рәвештә башбирмәс илдән үз гаскәрләрен чыгара. Вашингтонның капитуляциясе дип бәяләнерлек бу адым инде кирегә борылмаслык дәрәҗәгә җитте.
Якшәмбе көнне Польшада президент сайлавы үтте. Дөнья яңалыклары тасмасында ул барлык башка вакыйгаларны артка калдырып, беренче урынга чыкты. «Америка тавышы» телевидениесе бу яңалыкны үзенең төп сюжеты итте. Поляк матбугаты һәм эфиры экзитпол нәтиҗәләрен анализлаган материаллар белән тулды. Беренче турның берәүгә дә җиңү китермәве вакыйганы интригалы итте. Польшаның гамәлдәге Президенты Анджей Дуда 41,8 процент тавыш белән лидерлык итсә дә, инде мәгълүм: җиңү өчен бу гына җитми. Варшаваның либераль мэры Рафал Тшасковский әлегә 30,4 процент тавыш белән төп көндәш титулын яулады һәм икенче турда Дуда белән бил алышырга җыена. Тшасковскийның сайлау алды программасы Польшада суд хакимиятенең бәйсезлеген булдыруга юнәлгән. Хәзерге вакытта илдә президент законнарга вето салу хокукына ия.
Сәясәтчеләр сайлауда кем җиңүенә бәйле рәвештә Варшаваның Евросоюз белән мөнәсәбәтләрендә җитди үзгәрешләр булуы ихтимал, диләр, шуңа күрә якшәмбе тавыш бирүенә игътибар зур. Мәскәү – Варшава күчәрендә дә мөнәсәбәтләр бик киеренке. Тшасковскийның Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга омтылуы мәгълүм. Беренче карашка икенче турда Дуданың җиңүе тәэмин ителгән шикелле инде. Тик иң соңгы сораштыру нәтиҗәләре көчләрнең Тшасковский файдасына үзгәрә башлавын күрәсәтә. Икенче тур 12 июльдә үтәчәк. Поляк аналитиклары Дуда үзен Трампның дусты итеп күрсәтә алса, җиңүгә шансы зур дип бәяләгәннәр иде. Трамп белән поляк Президентының очрашуы 24 июньдә булды инде, әмма күрәбез: Дудага җиңү өчен бу җитәрлек очколар бирмәгән. Барлык күзәтүчеләр дә сайлау алды компаниясенең кара пиарга бай булуына игътибар итә. Икенче турга, ихтимал, негатив тагын да артыр.
Рәшит Фәтхрахманов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез