Дөньякүләм сәяси атмосфера көннән-көн кыза. Трамп игълан иткән тариф сугышлары әле бер якка, әле икенче якка үзгәреп тора. Кытай, Евросоюз шул күчәрдә әйләнәләр. Сәүдә конфликтларының «кайнар сугыш»ка әйләнү ихтималлыгы арта.
АКШның оборона министры Пит Хегсет якшәмбедә: «Кытай Тайваньга һөҗүм итсә, Америка армиясе сугышка әзер», – дип белдерде. Зур сугыш ихтималлыгы, чынлап та, үсә һәм аның төп сәбәбе – бурычлар кризисы. Американың һәм дөньяның иң зур банкларының берсе JPMorgan Chase генераль директоры Джейми Даймон АКШның облигация базарына җимерелү юрый. «Мин бары тик кризис алты айданмы, әллә алты елданмы килеп чыгачагын белмим», – ди ул. Дөньякүләм киеренкелек нигезендә менә шул берничек тә хәл итеп булмый торган процентлы бурычлар проблемасы ята. Дәүләтләр арасында конфликтлар, урам протестларының бөтен мозаикасы, сайлау алды көрәшләре – шуның нәтиҗәсе.
Урам протестлары дигәннән, үткән атнада Франциядә Чемпионнар Лигасы финалында җиңгән «Пари Сен-Жермен» фанатлары котырынды. Команда итальян «Интер»ын 5:0 исәбе белән җиңде. Бер нәрсәне искәртергә кирәк: дөньякүләм спорт ярышлары бүген Израильгә каршы, Фәләстыйн яклы лозунглар астында үтә. «Пари Сен-Жермен» җанатарлары да матч барышында: «Газзәдәге геноцидны туктатыгыз», – дип кычкырды. Ирланд көрәшчесе Пэдди МакКорри рингта израильле сиончы Шавки Фараджаны Газзә өчен үч алуын әйтеп акыра-акыра тукмады, зал аны алкышлар белән куәтләде. Соңыннан Пэдди пьедесталда Фәләстыйн флагын күтәрде.
Тель-Авив киеренкелекне Иранга күчермәкче, Иранның атом-төш объектларына һөҗүм әзерли, янәсе, атом бомбасы ясауга юл куймый. Иранның атом программасы – сиончыларның һәм Американың яраткан темасы. Бу теманы алар кырык елдан артык эксплуатациялиләр. Израильнең Maariv газетасы, мәсәлән, 1984 елның 25 апрелендә үк: «Иран атом бомбасы ясауның соңгы стадиясендә», – дип язган.
Польшада якшәмбедә Президент сайлавының икенче туры узды. Көрәш трампчы кандидат Кароль Навроцкий белән Украина һәм Европа яклы либерал Рафал Тшасковский арасында кискен барды һәм беренчесенең җиңүе белән тәмамланды. Бу Европада көчләр чагыштырмасына сизелерлек үзгәрешләр кертәчәк. Сайлау нәтиҗәсе Польшага сәяси кризис вәгъдә итә.
Үткән атнада Маск Трамп командасын ташлап китте һәм Президентның икътисад сәясәтен кискен тәнкыйтьли башлады. Трамп миллиардер Джаред Айзекман кандидатурасын НАСА директоры итеп куюдан баш тартты, чөнки Айзекман Маск белән дус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез