Газетага язылу

Праймеризда катнашучы өчен документларны 11 мартта кабул итә башлыйлар

Казанда “Бердәм Россия”дән тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен башлангыч тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитетының тәүге утырышы үткәрелде. Чарада оештыру мәсьәләләре каралды, шул исәптән башлангыч тавыш бирүне уздыру өчен чараларның календарь планы расланды.

11 мартта анда катнашуга документлар кабул итү башлана. Эш көннәрендә – 9.00- 18.00, шимбәдә – 10.00-12.00 сәгатькәчә. Якшәмбе һәм бәйрәм көннәре – ял. Документлар оештыру комитетында кабул ителә. Адресы: Казан ш., Горький ур., 9 й., өченче кат, утырышлар залы.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары әисе урыбасары, рәрррррЮрий Камалтынов искәртеп үткәнчә, кандидатлар тәкъдим итү 11 марттан 30 апрельгә кадәр булачак, ә электрон рәвештә башлангыч тавыш бирү 25-31 май аралыгында узачак.

 

Оештыру комитетының барлык карарлары белән партиянең төбәк бүлеге сайтында “Башлангыч тавыш бирү 2026” бүлегендә танышырга мөмкин булачак.

“Башлангыч тавыш бирү кысасында, шул исәптән республикада яшәүчеләр катнашында үткәрелгән моңа кадәрге кампанияләр һәрвакыт оешкан төстә узды. Әмма артык мактанырга ярамый, чөнки  һәр кампаниянең – үз төсмере, үз нечкәлекләре. Оештыру комитеты эшчәнлегенә килгәндә, аның сыйфатлы итеп оештырыласына бернинди дә шигем юк, чөнки комитетның һәр әгъзасы үз урынын, эш тәртибен әйбәт белә, өстәвенә нигезләмәләре дә нык үзгәрмәде”, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. Партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары әйтүенчә, төп бурыч – кандидатлар туплау гына түгел, бәлки сайлаучыларга алар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат ирештерү. “Мин үзем май аенда узачак электрон башлангыч тавыш бирүгә Татарстанда яшәүчеләрне ничек тә күбрәк җәлеп итүне оештыру комитеты эшенең төп бурычы буларак бәялим”, – дип йомгак ясаган сүзенә Юрий Камалтынов.

 

Исегезгә төшерәбез: “Бердәм Россия” 2026 елда башлангыч тавыш бирү буенча федераль оештыру комитетын булдырды. Аңа махсус хәрби операциядә катнашучылар, Россия Геройлары, фән вәкилләре, цифрлаштыру һәм ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләр, волонтерлар кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре