– Яңа төбәкләрдән килүчеләр
Безгә яңа төбәкләрдән килүчеләр – Россия составына кергәнче, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәгән кешеләр дәүләт пошлинасы түләми.
– Украина гражданнары һәм гражданлыкка ия булмаганнар
Россия террирориясендә яшәү өчен законлы нигезләргә ия булган Украина гражданнары һәм гражданлыксыз затлар, билгеле бер шартларда, пошлина түләүдән азат ителә.
Гадәттән тыш хәлләр вакытында документына зыян килгән йөртүчеләргә дә әлеге ташлама кагыла.
– Чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китәргә тиеш булып, хәрби-учет белгечлеге алган егетләр
Тиешле хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлек узып, чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китәргә тиешле гражданнарга «права» алганда пошлина түләтмәү каралган.
– Чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбиләр
Ташламадан файдаланучыларның тагын бер категориясе – чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбиләр. Аларга «D» яки «D1» йөртүче категориясе алу зарурилыгына бәйле рәвештә яңа документ таләп ителгән очракта, дәүләт пошлинасы түләтелми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез