Премьер-министр Россия һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын Алексей Песошин рәхмәт сүзләреннән башлады.  «Татарстанның үсеш нигезе – халыкның көндәлек хезмәте ул. Сезнең талант һәм тырышлык безнең республиканы көчле итә», – диде Премьер-министр.

Ул халыкның тормышын яхшыртуга һәм инновацион үсешкә юнәлеш тотуның республикада социаль-икътисади  сәясәтнең нигезе булып торуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, быел беренче яртыеллык йомгаклары буенча төбәкнең тулай продукты күләме акчага салып исәпләгәндә 1,46 триллион сумга җиткән (узган елның шушы ук чорындагыга карата – 103 процент). Шулай ук сәнәгатьтә җитештерү индексы (104 процент), инвестицияләр күләме (109 процент) дә арткан. Республика Россия төбәкләре арасында сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча – бишенче, ваклап сату әйләнеше күләме буенча – җиденче, төзелеш эшләре күләме буенча – алтынчы, торакны файдалануга тапшыру күләме буенча бишенче урында. «Сәнәгатьтә җитештерүне үстерүгә, элеккечә, нефть-газ-химия һәм машина төзелеше тармаклары төп өлеш кертеп килә. Предприятиеләр инвестицион һәм модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, җитештерү күләмнәрен арттыра», –  диде Хөкүмәт башлыгы.

Шул ук вакытта Премьер-министр коронавирус пандемиясе хөкем сөргән бер мәлдә сәнәгать предприятиеләренең, кече һәм урта бизнесның сәламәтлек саклау оешмаларына ярдәм итүен, моның исә чир таралуга киртә кую мөмкинлеге бирүен искә төшерде.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарыла. Быел бу максатка 30 миллиард сумнан артыграк акча күздә тотылган. Акчаның күп өлеше 292 капиталь төзелеш объектын төзү, төзекләндерүгә һәм юл хуҗалыгын тәртипкә салуга тотылачак.

– Татарстанда тынычлык-татулыкны, халыкларның телләрен үстерү зарурилыгына зур игътибар бирелеп, 2021 ел республика Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Милләтара һәм конфессияара бердәмлек республиканың төп үзенчәлекләреннән берсе булып тора. Татарстан бай тарихи үткәнгә, милли традицияләргә, заманча инфраструктурага ия, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре