Бу хакта Словакиянең матбугат чаралары хәбәр итә.
Словакия Премьер-министры Роберт Фицоны яралаганнар. Бу хәл Гандлова шәһәрендә хөкүмәт әгъзалары утырышыннан соң булган, дип яза “Аktuality” басмасы.
Басма хәбәренә караганда, утырыштан соң атыш булган. Өч министрны эвакуацияләгәннәр. Фицо авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
“Teraz.Sk” басмасы һөҗүм итүченең берничә тапкыр атканлыгын, аның тоткарланганлыгын хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: Фицо берничә тапкыр Көнбатыш илләрен – Украинага ярдәм итүдән туктарга, ә Киевне – Россия азат иткән территорияләрдән баш тартырга чакырды.
Словакия Премьер-министры бик авыр хәлдә, аның корсагы һәм күкрәге яраланган, дип хәбәр итә җирле массакүләм матбугат чаралары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез