Газетага язылу

«Премьера» студентлар театрлары фестиваленең гран-при иясе билгеле булды

Казанда студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» фестивале тәмамланды.

Сәхнәдә Татарстанның төрле районнарыннан финалга чыгучыларның тугыз эше күрсәтелде. Гран-прига Казан инновацион университеты коллективы «Снег» куелышы белән ия булды. 

«Татарстанда ике ел инде "Премьера" фестивале гамәлгә ашырылуы өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу яшьләр сәясәте өлкәсендә мөһим эш. Мондый проектлар аша без гражданинны – Ватаныбызның киләчәген формалаштырабыз", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов. Фестивальнең финалына быел республиканың югары уку йортларыннан, махсус урта уку йортларыннан һәм яшьләр учреждениеләреннән театраль куелышлар тәкъдим ителде.

"Мондый вакыйга бик кыйммәт тора. Бу профессиональ фестиваль түгел. Монда килүчеләр яратыпн киләләр. Театр – телне һәм мәдәниятне саклый торган институция. Бу киләчәккә зур өлеш. Шәхсән талантлы пьесалар, авторлар тәкъдим ителде. Без милли геройлар турында да сюжетлар күрдек. Һәр спектакльдә тулы заллар булуы мөһим", - дип тәэсирләре белән уртаклашты жюри әгъзасы, психология фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәүнең мактаулы мәдәният хезмәткәре, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Терещенко. Уку йортларын тәмамлагач, фестивальдә катнашучылар төрле тармакларда эшләячәк, әмма аларның һәркайсы студентлар театрларында махсус күнекмәләр алды: студентлар иҗаттан ләззәт алырга өйрәнделәр, иреклерәк булдылар һәм үз максатларына таба бара беләләр, дип ассызыклады ул. «Снег» куелышы тәрбиячесе белән бергә фашистлар концлагерына эләккән балалар төркеменә багышлана. Шунысы игътибарга лаек, пьесаны режиссерлар үзләре язган.

"Без бу спектакльгә әзерләгәндә, без балаларга әдәбият бирдек, шул куркыныч вакыт белән бәйләдек, фильмнар карадык. Хәзерге яшь кешегә баланың эчке тарихын күрсәтү – бу безнеңбарып чыкты. Үзебезнең спектакльдә без чынлыкта тормышка, балаларга мәхәббәт һәм чиксез өмет турында сөйлибез. Кыйммәтләр турында сорау бирәбез дип өметләнәбез", – режиссерларының берсе Руслан Заһитов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре