Премия алу һәм чираттагы ялга чыгу өчен прививка ясатырга кирәк булачак

Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев полиция хезмәткәрләренә премия алу һәм чираттагы ялга чыгу өчен вакцинация узу зарурилыгын күздә тоткан документны имзалаган.

Шулай итеп, хәзер эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең премия алу-алмавы, хезмәт баскычыннан күтәрелү-күтәрелмәве турыдан-туры COVID-19 инфекциясеннән вакцинация узуга бәйле булачак, дип яза ТАСС.

Министр кул куйган документта билгеләп үтелгәнчә, хезмәткәрләрнең алты айга бер тапкыр коронавирустан прививка ясатып тору-тормавы, чираттагы ялга җибәрүгә кадәр, күп кенә мәсьәләләрне хәл кылуда исәпкә алыначак. Шулай ук прививкасыз булуның полиция хезмәткәрләренә хезмәт бурычларын үтәүгә тискәре йогынты ясавы турында да басым ясап әйтелгән. Моннан тыш Эчке эшләр министрлыгының үз хезмәткәрләре арасында коронавирус, шул исәптән “омикрон” штаммы таралуны кисәтүгә бик зур игътибар бирүе искәртелгән.

Министрлыкта коронавирустан вакцинация узган хезмәткәрләрне кызыксындыру күздә тотылган: аларга һәр прививкадан соң бер көн ял бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

премия коронавирус

Көн хәбәре