Премияне күрмәгәннәр – Татарстандагы филиал директоры 1,5 миллион сум урлауда гаепләнелә

Татарстанда Роскадастр директорын һәм аның урынбасарын 1,5 миллион сум урлауда гаеплиләр. Ике статья буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “КП-Казань” Россия Федераль иминлек хезмәтенең республикадагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, гаепләнелүчеләр Татарстандагы филиал хезмәткәрләренә һәр ай саен өстәмә премия исәпләү хисабына бюджет акчасын урлауны оештырган. Шул ук вакытта хезмәткәрләр бу премияләрне алмаган. Шулай итеп, казнага 1,5 миллион сумнан артыграк зыян салынган. Хәзерге вакытта оператив эзләү чаралары алып барыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре