Газетага язылу

Президент Администрациясе Татарстанның медиатармакны үстерүгә керткән өлешен билгеләде

Татарстан Россия медиатармагын үстерүгә зур өлеш кертә. Бу хакта РФ Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе Евгений Еремин Россия делегациясенең Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәгълүмат агентлыклары берлеге вәкилләре белән очрашуы вакытында белдерде.

«Татарстан – Россиянең рухи, мәгълүмати, икътисади яктан иң үсеш алган төбәкләренең берсе», – диде Еремин.

Түгәрәк өстәл барышында яклар Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мәгълүмати хезмәттәшлек нәтиҗәләрен барладылар. Катнашучылар Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәгълүмат агентлыклары берлеге, Россия массакүләм мәгълүмат чаралары һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме арасындагы медиахезмәттәшлек үсеше буенча уртак эш нәтиҗәләрен тикшерделәр. Очрашуда кабул ителгән төп карарларның берсе – ислам илләре журналистлары һәм блогерлары өчен Медиафорумны яңадан уздыра башлау булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре