9 ноябрьдән коронавирустан прививка ясатмаган укытучылар мәктәпкә бара алмый. Әйтик, Түбән Камада 13 педагогка өйдә утырырга туры киләчәк. Без мәгариф оешмаларында коронавируска бәйле вазгыятьне белештек.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта ковид белән 28 укучы авырый. Ел башыннан барлыгы 60 бала чирләгән.
Түбән Камада коронавируска каршы прививка ясатудан баш тарткан 13 укытучы эштән читләштереләчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, әлеге педагогларның дәресләре башка укытучылар арасында бүленәчәк. Шәһәрдә мәгариф өлкәсендә 57 хезмәткәр эштән читләштерелсә, 368енең медицина белешмәсе бар.
– Укуда кыенлыклар булмасын өчен үтенечем бар. Балалар газап чигәргә тиеш түгел. Без читтән торып укытып карадык инде. Балалар мәктәпләрдә булырга тиеш, – диде Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Муллин.
Биектауда барлыгы 966 укытучы, гомумән 1733 мәгариф хезмәткәре исәпләнә.
– Бездә барлык укытучылар, хезмәткәрләр дә вакцина ясатты. Биш процентының исә белешмәсе бар. Барлыгы 6700 бала белем ала. Каникулга кадәр 300 бала салкын тидереп чирләгән иде. Ковид белән авыручылар юк. 3200дән артык укучы грипптан прививка кадатты, – диде Биектау районы мәгариф идарәсе башлыгы Нияз Әхмәтҗанов.
Арча районының Яңа Кенәр мәктәбенә шалтыратып та вазгыять турында кызыксындык. Монда 301 бала укый.
– Октябрь ахырында директор вазыйфасыннан авыл җирлегенә эшкә күчтем. Каникулдан соң балаларның барысы да мәктәпкә килде дигән мәгълүмат бар. Арада суык тидергән берничә бала булса да, ковид белән чирләүчеләр юк. Барлыгы 40 укытучы белем бирә. Барлык хезмәткәрләр саны 60тан артык. Мин эштән киткәнче үк барысы да прививка ясатып бетерде. Кайберләренең медицина белешмәсе бар. Мәктәпкә укытырга кертелмичә калган укытучы булмаячак, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы, элеккеге директор Әгъзам Гайфуллин.
Әгерҗе районы мәгариф идарәсендә, ковид белән авыручы укытучылар да, укучылар да юк, дигән яхшы хәбәр җиткерделәр. Укытучыларның да барысы –прививкалы.
Казан мәктәпләрендә дә кайбер укытучылар дәрескә бара алмаячак.
– Бүген – каникулдан соң беренче көн. Әти-әниләре авырып, балалары килмәүчеләр бар. Бездә меңнән артык бала укый. Бер-ике бала гына авырый. Прививка ясатмаган укытучылар берничә, алар мәктәпкә кертелмәячәк. Өйләрендә укытачакмы, ул мәсьәләне әлегә хәл итеп бетермәдек, – диде Казандагы 16 нчы гимназия директор урынбасары Алсу Шакирова.
Хәзерге вакытта студентларның 32,2 проценты прививка ясаткан. Бер ай эчендә бу сан 11,2 процентка арткан. Ясатмаганнарга читтән торып укытуга күчәргә туры килмәсме?
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовның да фикерен белештек.
– Хәзерге вакытта QR-код кертү мәсьәләсен карыйбыз. Тик аларны тикшерү өчен дә кешеләр кирәк. Кемнеке юк, аларга читтән торып укырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта студентларның 60 проценты вакцина ясатты. Башкалар да каршы түгел. Бу бары оешып җитмәүгә генә бәйле. Кайберләренең медицина белешмәләре бар. Онлайн форматта оештырылган дәресләр дә бар. Практик, лаборатор эшләр вузда үткәрелә. Уку катнаш формада уза. Дөнья ничек кылана, без дә шулай, – диде Рәшит Низамов.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез