Икътисад турбулентлыгы Россиядә дә көчәя. Бер яктан корпоратив кредитлау кими. Риба икътисады исә бары тик кредитлар хисабына гына үсә ала. «Российская газета» дүшәмбе санында «Кайчан Россиядә ипотека һәм куллану кредитлары алырга җиңел булачак?» дигән темага Үзәк банкның финанс тотрыклылыгы департаменты директоры Елизавета Данилова белән әңгәмә бирә. Журналист чиновникка: «Кредитлар – икътисадның двигателе, ни өчен Үзәк банк башка банкларга теләгән һәр кешегә акча бирергә комачаулый?» – дигән сәер сорау бирә. Нәкъ менә процентлы кредитларның икътисадны шушы хәлгә төшерүен кешеләр аңларга теләми.
Кредитлау элекке темплар белән дәвам итсә, без күптән кушаяклап чапкан гиперинфляция белән очрашыр идек. Хәер, кредитлауны туктату да нәкъ шундый ук нәтиҗәләргә китерә. Икътисадның процентлы кредиттан башка үсә торган моделенә Россия күчә алмый, чөнки, бердән, идеологияне тамырдан үзгәртеп корырга, икенчедән, яшәп килүче системаны җимерергә кирәк. Соңгысына халыкның җелеген суыру хисабына көн күрүче банкирлар катлавы юл куймаячак.
Үзәк банк төбәк икътисадларына ясаган гыйнвар күзәтүендә өс һәм аяк киеме тегү бизнесының, чит илдәге көндәшләре белән ярыша алмыйча, бөтен ил буйлап фабрикаларны ябуын билгеләп үтә. Тармакны кытай тегүчеләре белән узыш тар-мар итә, чөнки тегеләрнең җиңел сәнәгате салым түләми диярлек, шуңа күрә арзанга сата ала. Кадрлар проблемасы да үзәккә үтә. Кешеләр зур акча түли торган хәрби сәнәгать предприятиеләрендә эшләүне өстенрәк күрәләр. Бездә чимал да кыйммәтрәк, эшче куллар да. Башка сәбәпләр дә җитәрлек. Россияле бизнес шуңа күрә җитештерү мәйданнарын дус илләргә, аеруча Урта Азиягә күчерә башлаган.
Торак төзелеше тармагы ихтыяҗ юклыктан интегә. Гаилә ипотекасын инде 18 яшькәчә бер баласы булган гаиләләргә дә такмакчылар. Нәкъ менә шул ипотека нәтиҗәсендә тармакның тупикка терәлүен танырга теләмиләр. Үзәк банкның финанс аналитигы Михаил Матовников банк депозитларында күп акча җыелуын, аның процентларына гына да барлык сатылмаган күчемсез милекне сатып алырга мөмкинлеген әйтеп тавыш чыгарды. Ул акчалар базарга чыкса, без күрәчәкбез әле күрмәгәнне. Моңа юл куймаслар, дип өметләник.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез