Газетага язылу

Профессор Дәүләт Думасы депутатларының күпме пенсия алулары турында сөйләде

Быел депутатлар пенсиясенең уртача күләме, Дәүләт Думасында эш стажы 5-10 ел булган очракта, 50 мең сумнан артырга мөмкин. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Аның сүзләренә караганда, 5-10 еллык депутат стажына ия булучының пенсиясе күләме 52 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.

Сафонов аңлатып үткәнчә, депутатларның пенсиясе иминият өлешеннән һәм  стаж өчен махсус өстәмәдән чыгып исәпләнә. Быел пенсиянең иминият күләме 27 224 сум чамасы тәшкил итә. Биш елга кадәрге эш стажына өстәмә каралмаган, ә 5тән 10 елга кадәрге стаж өчен өстәмә күләме айлык акчалата кызыксындыру түләвенең  55 проценты – чама белән 24-27 мең сум тәшкил итә.

Ун елдан артыграк эшләүче депутатларның өстәмәсе зуррак – кызыксындыру түләвенең 75 проценты күләмендә. Бу очракта өстәмә күләме 44-47 мең сум чамасы булачак. Шул рәвешле 10 елдан артыграк эш тәҗрибәсенә ия булган депутатларның якынча пенсиясе 72 мең сум чамасы тәшкил итәргә мөмкин, дип йомгак ясаган сүзенә Сафонов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре