Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең абруе ярдәмендә сайлауларда 88,09 процент тавыш җыйды. «Татар-информ»га мондый фикер белән Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетында сәяси фәннәр докторы, профессор, сәяси анализ һәм социаль-психологик процесслар кафедрасы мөдире Андрей Кошкин уртаклашты.
Элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе 14 сентябрьдә узган Татарстан Рәисен сайлау нәтиҗәләрен раслаган иде. Республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны сайлаучыларның 88,09 проценты хуплаган.
«Рөстәм Миңнеханов җитәкче буларак зур абруйга ия. Ул шулай ук ил дәрәҗәсендә мөһим проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә спорт һәм патриотик характердагы чаралар, аерым алганда БРИКС саммиты бик яхшы оештырылды. Өстәвенә, ул барысын да чын күңелдән, бик югары дәрәҗәдә эшләргә тырышты. Тагын бер мөһим момент - Татарстанның башка сәяси эшлеклеләре аның оештыручы башлангычын күрделәр һәм аның исеменнән йөкләмәләрне югары дәрәҗәдә җаваплылык белән үтәделәр», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Миңнехановның сайлауларда җиңүендә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар, республика халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту да зур роль уйнаган.
«Бу лаеклы нәтиҗә. Мондый лидерларга тигезләнергә һәм мондый лидерларны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә әзерләү өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк. Бу без башка җитәкчеләрнең статусын түбәнәйтәбез дигән сүз түгел, ә без сайлаучыларга Миңнеханов кебек лидерның барлык сыйфатларын югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез», – диде политолог.
Ул шулай ук Татарстанда узган сайлауларны уникаль дип атады, чөнки республикада беренче тапкыр ТР Рәисен сайладылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез