Моннан тыш, депутатлар җирле үзидарә турындагы республика законына, ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук профильле комитетның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Утырышны ачып, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, бу елның сентябрендә илнең иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга – тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Моннан тыш, Бердәм тавыш бирү көнендә Биектау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар, шулай ук 40 районда 202 муниципаль депутатны өстәмә сайлаулар узачак. “Бүген без бу мәсьәләне сайлауларны хокукый җайга салу системасының әзерлеген һәм сайлау процессында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеген анализлау өчен карыйбыз", — дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ТР Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасына сайлауларда һәм алар белән берләштерелгән 20 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларда тавыш бирү өч көн рәттән – 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә 8.00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар катнаш сайлау системасы буенча, депутатлар корпусының яртысы (225 депутат) – бер мандатлы сайлау округлары буенча, яртысы (225 депутат) – федераль сайлау округы буенча кандидатларның федераль исемлекләре өчен бирелгән сайлаучылар тавышлары санына пропорциональ рәвештә үткәреләчәк.
Татарстанлыларга Россия парламентының түбән палатасына федераль сайлау округы һәм алты бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайларга туры киләчәк. Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән округ сайлау комиссияләренең вәкаләтләре Казанның Идел буе, Мәскәү сайлау округларына, Казанның Совет районы Үзәк сайлау округына, Түбән Кама бер мандатлы сайлау округына, Яр Чаллы, Әлмәт сайлау округларына йөкләнгән.
Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе искә төшергәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 2026 елның 17 июнендәге карары белән «Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында» Федераль законның 44 статьясындагы 2 өлеше гамәлдә булган сәяси партияләр исемлеге расланган.
Бу сәяси партияләр, шулай ук алар күрсәткән кандидатлар Думага сайлауларда сайлаучыларның имзаларын җыймыйча гына катнашырга хокуклы.
Исемлеккә 11 сәяси партия кергән: «Единая Россия», КПРФ, «Коммунисты России», ЛДПР, «Новые люди», «Партия прямой демократии», Российская партия пенсионеров за социальную справедливость, Российская экологическая партия «Зеленые», «Родина», «Справедливая Россия – За правду», «Яблоко».
Россия Үзәк сайлау комиссиясе исемлегенә кермәгән сәяси партияләр, шулай ук теркәлү өчен бер мандатлы сайлау округлары буенча алар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар, үзләренең тәкъдим ителүен хуплап сайлаучылар имзаларын тәкъдим итәргә тиеш.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе әйтүенчә, Россия Дәүләт Думасына сайлауларда тәкъдим итү этабы 11 июльдә тәмамланачак.
Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, алда торган сайлауларда татарстанлыларның «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча тору урыны буенча сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Гаризалар барлык территориаль сайлау участокларында, күпкүпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталында (дистанцион рәвештә) 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр, участок комиссияләрендә – 9 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, хәзерге вакытта барлык территориаль сайлау комиссияләрендә диярлек әзерлек эшләре җәелдерелгән. Участок сайлау комиссияләре биналарына ревизия һәм инвентаризация үткәрелгән, технологик җиһазлар кайтарыла һәм мәгълүмати материаллар чыгарыла. "Комиссия әгъзаларын һөнәри әзерләү башланды. Сайлау участокларының иминлеге тәэмин ителә. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре беркетелгән, бу эш даими режимда алып барыла. Участокларда 100% видеоконтроль тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, сайлау участокларында эшләү өчен күзәтүчеләр әзерләү буенча штаб формалаштырылган инде", - дип белдерде ул.
Мәгълүмат турында фикер алышканнан соң, профильле комитет әгъзалары Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекнең план режимында дәвам итүен билгеләп үттеләр. Дәүләт Думасына депутатларны сайлауларны югары оештыру дәрәҗәсендә, сайлау кампаниясенең барлык этапларын оештырганда сайлау законнарын үтәп үткәрүне тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыкладылар профильле комитет әгъзалары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез