Салым органнары белән берлектә, республика казнасына 15 миллиард сумнан артык акча кертүгә ирешкәннәр. Закон сагында торучылар салым түләүдән качуга, салым вычетларын законсыз төстә алуга, законсыз оешмаларга каршы эшчәнлек алып барган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының коллегия утырышында республика прокуроры Альберт Суяргулов сөйләде.
Узган ел прокуратура ярдәмендә хезмәт хакы буенча барлыгы 455 миллион сумлык бурыч түләтелгән. 38 оешманың 1034 хезмәткәргә эш хакы буенча бурычы ачыкланган. Бурычны эш бирүчеләр урынына инвесторлардан түләтү тәҗрибәсе гамәлгә кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез