Спас районы прокуратурасы туберкулез белән авыручыны суд аша мәҗбүри төстә хастаханәгә яткыруга ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Спас районында яшәүче 66 яшьлек ир-ат туберкулез белән авырый, һәм ул 2018 елдан бирле бер генә медицина оешмасына да мөрәҗәгать итмәгән. Суд сырхауны хастаханәгә мәҗбүриләп озату турында прокурор таләбен канәгатьләндергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез