Газетага язылу

Прокуратура Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргәннәрнең хокукларын саклауны күзәтә

Татарстан Республикасы прокуратурасы Түбән Камага БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтүне һәм аларның хокукларын саклауны үз контроленә алды.

Хәзерге вакытта барлык профильле ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган, ә Түбән Кама шәһәр прокуратурасында гражданнарны шәхси кабул итү оештырылган.

БПЛА һөҗүме белән бәйле хокукларны саклау мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннарына шалтыратырга мөмкин: 8(8555)-470-303, 8(843) 291-18-81.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре