Протекторлары тузган шиналы машина йөрткән өчен йөртүчегә штраф салыначак

Шина протекторларының тирәнлеге нормаларга туры килмәсә, йөртүче 500 сум штрафка тартылачак. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Дмитрий Славнов хәбәр итте.

«КоАПның 12.5 маддәсенең беренче өлеше буенча, әгәр дә машинадагы шиналарның протекторы минималь рөхсәт ителгән нормаларга туры килмәсә, йөртүчене 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү көтә», – диде белгеч.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм таможня союзының техник регламенты буенча, шиналар протекторының минималь рөхсәт ителгән тирәнлеге җәйге шиналар өчен – 1,6 мм, ә кышкы шиналар өчен 4 мм тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре