16 яшькә кадәрге балаларга әлеге платформаларга керүне чикләү тәкъдим ителә.
Психотерапевт һәм психиатр, медицина фәннәре докторы Лев Пережогин «Радио 1»гә биргән интервьюсында яшь чиге түбәнрәк булырга тиешлеген әйткән. Ул кайбер илләрдә социаль челтәрләргә керү 13 яшькә кадәрге балалар өчен чикләнгән булуын искәртә һәм паспорт алу яше белән бәйләп, 14 яшьне яшь чиге итеп карарга тәкъдим итә.
Аның сүзләренчә, төп проблема шунда: бүгенге көндә иң популяр платформалар чит илнеке һәм контрольгә алынмый.
«Әгәр Россиядә шуны алыштырырлык ресурс булдырылса, балалар нинди фильмнар караячак, дигән сораулар да булмас иде. Барысы да таләпләргә туры килер һәм барысы да яхшы булыр иде», – дигән психотерапевт.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Балалар һәм яшьләр» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез