Психолог БДИны 100 баллга бирү тормышта уңыш вәгъдә итми, дип белдергән

Психолог Евгений Идзиковский БДИны 100 балл бирү тормышта уңыш гарантиясе түгел, дип белдергән.

"Тормышта уңышка ирешү шулай ук үзсүзлелек, тәвәккәллек, максатчанлык һәм авырлыкларны җиңә белү кебек шәхес сыйфатларга бәйле. Бу сыйфатлар һәрвакытта да академик уңышлар белән бәйле түгел һәм БДИ балларында чагылыш тапмый", - дип психолог сүзләрен китерә Life.ru.

Психолог фикеренчә, БДИ белемнәрне билгеле бер фәннәр кысаларында гына бәяли, ә тормышта уңыш өчен мөһим булган башка күп кенә күнекмәләр һәм сыйфатлар кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре