Психолог Валентин Денисов-Мельников “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, моның ише дуслыкның төп билгеләреннән берсе – кешенең үзенә нәрсәдер таләп ителгәндә генә пәйда булуы.
“Төп билгеләренең берсе – ярдәм, ниндидер элемтәләр, акча, киңәш яки теләктәшлек кирәк булган очракта гына теге кешенең пәйда булуы. Мәсьәлә хәл ителүгә, ул янә юкка чыгып тора. Тагын бер билгесе – бер яклы гына дуслык. Әйтик, сез һәрвакыт аны тыңларга һәм ярдәм кулы сузарга әзер, ә үзегезгә ярдәм таләп ителсә, “дустыгыз”ның кинәт кенә бик мөһим эшләре килеп чыга”, – дип билгеләп үткән белгеч. Ул шулай ук кеше көчле булганда, нәрсәләрнедер хәл итә алганда гына аралашуның сакланып калуының да шикләндерергә тиешлеген әйткән. Шул ук вакытта, белгеч басым ясап әйткәнчә, теләсә нинди дуслык үзара файданы күздә тота.
Ә инде кешечә мөнәсәбәт юкка чыгып, бары тик файда алу гына кала икән, мондый “дус”тан читтәрәк йөрүең хәерле. Психолог сүзләренә караганда, “дусларча” мөнәсәбәтләрне кинәт кенә өзмичә, җәнҗалсыз, акрынлап кына туктату хәерле. “Кыйссасы” 20 биткә чак кына сыйган аерылышу оештырырга кирәкми. Фәкать тәүлек әйләнәсе коткару хезмәте булудан туктап, “юк”ны ешрак әйтә башларга – бары шул гына”, – дип киңәш иткән ул.
Психолог шулай ук шәхси файда юкка чыкканнан соң кешенең үзегез белән мөнәсәбәттә калу-калмавын тикшерүне тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, күп кенә элемтәләр беренче тапкыр “юк” дигәннән соң ук туктый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез