Психоневрологик диспансердан 7 җинаятьче качкан

Бурятиядә Яңа Брянь авылында психоневрологик диспансердан качучыларның барысын да тоткарлаганнар. Бу хакта республика башлыгы хәбәр итте.

- Психоневрологик диспансердан качучыларның барысын да тоткарладылар. Бурятия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бик оператив эшли! - дип хәбәр итте Алексей Цыденов социаль челтәрләрдәге үз битендә.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 21 августта, мәҗбүри дәваланучы республика психоневрология диспансерыннан 7 җинаятьче качкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре