«Пушкин картасы»н 45 яшькә кадәр бирергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Мәгърифәт комитеты вәкиле Михаил Берулава «Пушкин картасы»н 45 яшькә кадәр бирүне тәкъдим иткән. Бу хакта ул «Абзац» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

Депутат билгеләп үткәнчә, заманча яшьләрнең (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңа классификациясе буенча, 45 яшькә кадәрге кешеләр бу) эстетик үсешкә ихтыяҗы арта. Әмма хәзерге вакытта 22 яшькә кадәр генә «Пушкин карта»сы белән мәдәни чараларга йөрергә мөмкин.

«Барлык яшьләргә дә аннан файдалану мөмкинлеге бирәсе иде. Бүген без яшь буын дигәндә 30га кадәр генә түгел, бәлки 45 яшькә кадәрге кешеләрне күз алдында тотабыз. Мондый чара яшьләргә мәдәни объектларга ешрак һәм теләбрәк йөрү мөмкинлеге бирер иде», – дип белдергән Берулава.

Ул, дәүләтнең бу тәкъдимне хуплаячагына ышаныч белдереп, әлеге мәсьәләне алга таба да кат-кат күтәрәчәген вәгъдә иткән.

Исегезгә төшерәбез: «Пушкин картасы» – Россиядә яшьләр арасында мәдәни тормышны популярлаштыру өчен билегеләнгән дәүләт программасы. Ул мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре