Газетага язылу

Путин 175 кеше үлеменә китергән фаҗигадан соң Си Цзиньпинга кайгы уртаклашу җибәргән

Россия Президенты Владимир Путин Кытайның Тибет автономияле районында таудан бик көчле су ташкыны төшүнең аянычлы нәтиҗәләргә китерүе сәбәпле КХР Рәисе Си Цзиньпинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

Россия дәүләте башлыгы анда һәлак булганнарның туганнарына теләктәшлек сүзләре җиткергән һәм зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгуларын теләгән. Владимир Путин шулай ук табигать казасында якыннарын югалтучыларга кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сораган.

Исегезгә төшерәбез: 26 августта Непал һәм Тибетта тау башыннан су ташкыны төшү сәбәпле бик көчле су басу булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, табигать казасында кимендә 175 кеше һәлак булган. 28 илдән барлыгы 476 кеше хәбәрсез югалган булып санала. Аларны коткару-эзләү эшләре дәвам итә. Непалда Россиядән 8 турист әлегәчә элемтәгә чыкмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре