Путин 2023 елны Укытучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

2023 ел Россиядә Укытучылар елы дип игълан ителергә мөмкин. Җәмәгатьчелек вәкилләре белән видеоконференция режимында үткәрелгән очрашуда Россия Президенты Владимир Путинның шундый фикер җиткерүе турында хәбәр итте Кремль сайты.

«2023 елда без Константин Дмитриевич Ушинскийның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ул Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе. 2023 елны Укытучылар елы дип игълан итәргә мөмкин", - диде ул.

Мәктәптә белем бирү, аның сыйфаты һәм үтемлелеге мәсьәләләре һәр Россия гаиләсен борчый, дип белдерде Илбашы.

– Заманча мәктәп - аның инфраструктурасы, җиһазланышы, укыту дәрәҗәсе, мәктәптән тыш белем бирүне, түгәрәкләр, спорт секцияләрен оештыру - болар барысы да мөһим. Биредә укытучы хезмәте генә түгел, укучыларның үзләре һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең дә катнашуы мөһим, - диде Путин очрашуда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин Путин Укытучылар елы

Көн хәбәре