Идеяне милләтара мөнәсәбәтләр Советында катнашучыларның берсе җиткерде.
«Шулай эшлибез дә», – дип җавап бирде дәүләт башлыгы һәм вице-премьер Татьяна Голиковага тиешле карарлар проектларын әзерләргә кушты.
Элегрәк Россия Президенты Россия Федерациясе халыклары телләре көнен гамәлгә кую турындагы указга кул куйган иде. Указ нигезендә, бәйрәм ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, Россиядә аз санлы җирле халыклар көне булдырылды, ул 30 апрельдә билгеләп үтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез