Россия Президенты Владимир Путин 23 февральдә башта Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салачак, шуннан соң Кремльдә эшләячәк.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Ул шулай ук 20 февраль – шимбә көннең эш көне булуын искә төшергән. “23 февральгә килгәндә, илдә ял көне бу, әмма Президент ял итми – ул күп кенә эшлекле очрашулар үткәрәчәк. Кремльдә эшләячәк”, – дигән Песков.
Дмитрий Песков Президентның 22 февральдә дә эшләячәген искәрткән. “Төшке аштан соң Александр Лукашенко белән очрашачак. Кичкә кадәр дип уйларга кирәк. Президент 23 февральдә дә Кремльдә булачак”, – дип өстәгән матбугат секретаре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез