Путин 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү турындагы указны имзалады. Бу хакта РИА Новостихәбәр итә.
«2022 елның 1 апреленнән 8 яшьтән алып 17 яшьтәге балага социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә <...>, Россия территориясендә даими яшәүчеләргә, субъектлар законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда», - диелә документта.
Пособие илдә даими яшәүче, Россия гражданины булган балага бирелә. Ярдәм акчасы алуның шарты шул: гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез