Газетага язылу

Путин Африкадагы өч илнең Мәскәүдә илчелекләр ачу планын хуплавын белдерде

Африканың өч иле – Ботсвана, Сейшель утраулары һәм Того – якын арада Мәскәүдә илчелекләр ачарга ниятли, Россия бу планнарны хуплый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия-Африка саммитының өченче пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

«Ботсвана, Сейшель утраулары һәм Тогоның якын арада Мәскәүдә үз илчелекләрен ачу нияте турында беләбез һәм, әлбәттә, аларны хуплыйбыз», - дип билгеләде Россия лидеры.

Шул ук вакытта Путин Россия ягы илдә инде гамәлдә булган Африка дәүләтләренең дипмиссияләренә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтә, дип ышандырды.

Россия-Африка саммитының төп идеяләре - Россия-Африка хезмәттәшлеген һәрьяклап киңәйтү һәм Африка дәүләтләренең суверенитетын ныгыту, дип ачыклык кертә Кремль матбугат хезмәте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре