Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, соңгы ике-өч елда Россиянең көче тагын да артты, шул исәптән, оборона сәнәгатендә дә. Бу хакта ул туры эфир барышында АКШ журналистының соравына җавап биргәндә әйтте. Илбашыннан: “АКШның яңа Президенты Трамп белән очрашсагыз, хәзер Россия АКШка караганда көчсезрәк кебек түгелме?”, – дип сорадылар.
Владимир Путин әйтүенчә, Россияне көчсез итеп күрергә телиләр. “Соңгы ике-өч елда Россиянең көче тагын да артты. Чөнки без чын мәгънәсендә суверен илгә әверелеп барабыз”, – диде ул.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, бүген Россия Хәрби көчләренең әзерлеге дөнья күләмендә югары дәрәҗәдә. “Бу – оборона сәнәгатенә дә кагыла”, – диде ул. Владимир Путин АКШ Президенты Трамп белән очрашырга әзер булуын да әйтте. “Кайчан күрешербез, белмим. Без дүрт ел аралашмаган. Мин әзер”, – диде ул. Ә Россиянең “көчсезлеге”нә Марк Твен сүзләре белән җавап биреп: “Минем үлемем турындагы хәбәр бик нык арттырылган”, – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез