Газетага язылу

Путин: “Атланмайга бәя үскәнен беләм”

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, илдә кайбер төр товарларга бәяләр үсеше объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле. Бу хакта Илбашы туры эфир барышында әйтте.

“Беренчедән, базардагы тәкъдим халыкның түләү сәләтенә бәйле булырга тиеш. Ә россиялеләрнең керем дәрәҗәсе товар күләменә караганда тизрәк үсте”, – дип башлады җавабын Владимир Путин бәяләр үсешенә бәйле сорауга.

Мисалга сөт җитештерүне китерде ул. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, ил күләмендә уртача куллану күрсәткече җитештерү күрсәткечләренә караганда тизрәк үсә. “Атланмайга бәя артканын беләм”, – диде Владимир Путин.

Аның әйтүенчә, бәяләргә уңыш, кайбер төр продукциягә дөньякүләм бәяләр үсеше дә йогынты ясый. Тышкы санкцияләр турында да онытырга ярамый. “Алар төп рольне уйнамаса да, бәяләрдә чагыла, чөнки логистика кыйммәтләнә”, – диде Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре