Газетага язылу

Путин балалар бакчаларының эш сәгатен кичке сигезгә кадәр озайтырга кушты

Россиядә ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20:00 гә кадәр озайтырга, бу хатын-кызларга бала тугач, квалификациясен югалтмыйча, эшкә тизрәк чыгарга ярдәм итәчәк.

Әлеге фикерне Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза «РБК».

Аның сүзләренчә, ана өчен мөмкин кадәр тизрәк һөнәри эшчәнлеккә кайту мөһим, баланың яследә яки бакчада булу вакыты моңа ярдәм итә.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, хөкүмәт губернаторлар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта "Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре