Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк. Әмма бер шарты бар: сатудан кергән акча әйбәтрәк яңа торак сатып алуга тотылырга тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законны имзалаган. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.
Бу мөмкинлек быел 1 гыйнвардан төзелгән күчемсез милек белән алыш-бирешләргә кагыла. Моның өчен гаиләдә кимендә ике бала (балигъ булмаганнар һәм 24 яшькә кадәр көндез укучы студентлар күздә тотыла) булырга тиеш. Сатудан керем буенча салым түләүдән ата-аналар, шулай ук бер бала азат ителергә мөмкин.
Шунысы да бар: яңа торакның искесен сатканнан соң бер ел эчендә сатып алынуы кирәк (әмма киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча). Сатылган торакның кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска, шулай ук аңа алмашка сатып алынганының кадастр бәясеннән кыйммәтрәк булмаска тиеш. Шул ук вакытта гаилә әгъзаларының торак сату вакытына башка “куыш”ка ия булмаулары шарт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез