Россия Президенты Владимир Путин туры эфирны икътисадый нәтиҗәләргә йомгак ясаудан башлады.
 “Бар да тыныч булганда, безгә “күңелсез”, – диде Владимир Путин.
Аның әйтүенчә, гомумән алганда, икътисад тотрыклы. “Соңгы ике елда Россия икътисадының үсеше 8 процент тәшкил итте. Чагыштыру өчен, АКШта ул – биш-алты, еврозонада – бер процент”, – диде Президент.
 Илбашы сүзләренә караганда, төп күрсәткечләрнең берсе – эшсезлек дәрәҗәсе. “Ул Россиядә рекорд дәрәҗәдә түбән – 2,3 процент”, – диде Владимир Путин.
 Сәнәгать үсеше – 4,4 процент, эшкәртү сәнәгате үсеше – 8 процент.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез