Газетага язылу

Путин белән Мишустин хөкүмәттәге кадрлар үзгәреше турында фикер алышты

Президент Владимир Путин премьер-министр Михаил Мишустинның Министрлар Кабинетындагы кадрлар үзгәрешләренә кагылышлы тәкъдимнәрен хуплады.

Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кадрлар үзгәреше турындагы сөйләшү Путин һәм Мишустинның иртәнге эшлекле очрашуында булган. Катнашучылар шулай ук илнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

Тиешле вазыйфаларга кандидатураларны премьер-министр Дәүләт Думасы раславына кертә – бу Конституциядә каралган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре