Россия Президенты Владимир Путин белән Америка лидеры Дональд Трампның Анкоридждагы очрашуы бүген, 15 августка, планлаштырылган иде. Сөйләшүләр җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә, Мәскәү вакыты буенча 22.00 башланачак. Бу хакта Ак йорт матбугат хезмәте бастырган Америка Президенты графигына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Планда җирле вакыт буенча 17.45 сәгатьтә, Мәскәү вакыты белән 04.45тә Трамп Анкориджтан Вашингтонга кайтачак.
Бу Россия һәм АКШ лидерларының 2021 елның июненнән бирле беренче очрашуы. Ул вакытта Путин Женевада АКШның элеккеге президенты Джо Байден белән сөйләшүләр үткәрде. Путин Аляскага килгән беренче Россия лидеры булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез